Главная О школе Фотогалерея Файлы Поиск
Добро пожаловать на официальный сайт МОБУ СОШ с. Старокуручево муниципального района Бакалинский район Республики Башкортостан
Меню
Форма входа
Логин:
Пароль:
Статистика
OnLine
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0

Онлайн:
Кто нас сегодня посетил

Об образовании
Главная » 2018 » Сентябрь » 10 » День знаний
14:04
День знаний

Тырыш хезмәт җимешен барлаучы Көзсылу үзенең эшен илебез мәктәпләренә укучы балаларны чакырып китерүдән башлады. Иске Корыч урта мәктәбе дә 191 укучыны үз кочагына алды. Мәктәп директоры Семенов В.Р. һәм аның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Хамидуллина Г.М. җитәкчелегендә техперсонал, укытучылар һәм ата-аналар көче белән тиздән 120 еллыгын билгеләп үтәчәк мәктәпнең яңа төс алган бүлмәләре балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Әйтергә кирәк, якынлашып килүче юбилей уңаеннан монда күп кенә күңелгә хуш килерлек үзгәрешләр кертелде.

Укыту һәм тәрбия эшен оештырып җибәрүче тантаналы линейка да үзенчәлекле булды. Иң элек мәктәп директоры Семенов В.Р. укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны, бәйрәм кунаклары булган педагогик хезмәт ветераннарын, авыл биләмәсе башлыгы Маннапов И.М., ата-аналар комитеты әгъзасы Диникеев А.Т., мәктәбебез чыгарылышы укучысы, ә хәзер инде район яшьләре комитеты председателе булып эшләүче Гайсин Ф.Ф. Белем бәйрәме белән тәбрикләп чараны ачып җибәрде. Аннан соң пионер хәрәкәтен җитәкләүче Хамидуллина Е.Б. берлегендә 5 сыйныф укучылары бәйрәмгә килүчеләрне кайнар сәламләделәр. Чараның дәвамында сүз беренче тапкыр кыңгырау чыңын ишетәчәк укучыларга бирелде. Аларның унысы Иске Корыч, бишесе Гусево, ә икесе Балчыклы авылы мәктәпләрендә белем алачак. Бу балаларны тәҗрибәле укытучылар Басырова Л.А., Каримова Г.Р. һәм яшь белгеч Маннанова Л.М. серле белем дөньясына алып керәчәк. Бер-берсен уздырырга тырышып шигырь сөйләүләре, бердәм булып җыр җырлаулары ук инде мәктәпнең иң нәни укучыларының укуга омтылышын күрсәтеп тора. Бәйрәм кунаклары аларны чын күңелдән тәбрикләделәр, изге тәләкләрен белдерделәр. Бу чара сигез чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә дулкынландыргыч булды. Алар үзләренә алмашка килүчеләргә изге теләкләрен белдерделәр, киңәшләрен бирделәр. Беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары парлап башкарган мәктәп вальсы күчемлелек мисалы булып, күңелләрдә моң уятты. Директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Исламова С.Х. бәйрәмгә җыелучыларны узган уку елы йомгаклары белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталды. “Узган уку елының иң чагу күрсәткечләре мәктәп буенча белем сыйфатының 45 процент булуы, муниципаль этапта үткәрелгән олимпиадаларда мәктәбебез укучыларының 26 призлы урын яулавы, район мәктәпләре арасында өченче баскычка күтәрелүебез булды. Бу, әлбәттә, оста җитәкчелек астында эшләгән бердәм педагогик коллективның, сәләтле укучыларның, ата-аналарның уртак уңышы”, дип ассызыклады ул. Быелгы чарада ата-аналар да актив булдылар. Мәсәлән, күп балалы ана Черепанова Н.Ю. убырлы карчык ролен уңышлы башкарып, бәйрәмгә ямь дә өстәде, шул ук вакытта сиздерми генә тәрбия дә бирде. Бәйрәм азагында укучылар үзләре алып килгән гөлләмәләрне күнелләренә якын булучыларга бүләк иттеләр. Әйе, бу бәйрәмнән берәү дә буш китмәде. Менә шундый җитди дә, уен-көлкеле дә булды быелгы Белем бәйрәменең тантаналы өлеше.

Ә инде сыйныф җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәгатьләрдә укучылар илебезнең, туган ягыбызның казанышлары турында белделәр, курку белмәс абруйлы кешеләрен тагы бер тапкыр искә төшерделәр. Бу җәһәттән Бөек Ватан сугышы кырларында һәм кайнар нокталарда булган якташлар телгә алынды. Кунакка килүче Шәйхетдинов И.Г., Гайсин Р.Х. Әфган җирендә күргәннәрен балаларга сөйләделәр.

Шушы тантаналы да, фәһемле дә булган чараны оештырып, бик күркәм алып барган директорның тәрбия эше буенча урынбасары Сулейманова Илвира Илфир кызына рәхмәт белдерәсем, аңа бары тик уңышлар гына телисем килә.

Оешкан рәвештә башланган яңа уку елы һәммәбезгә дә бары тик уңышлар гына китерсен!

Тимергалиева З.Г. татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Просмотров: 28 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
 

МОБУ СОШ с. Старокуручево © 2018 г.